- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Россиялеләрне июнь аенда 4 көнлек озын яллар көтә – монысы Россия көне уңаеннан, шулай ук 8 марттан 13 июньгә күчерелгән ял көне белән бәйле. Бу хактагы мәгълүмат быелгы җитештерү календарендә чыкты.
Календарь мәгълүматларына караганда, россиялеләр 9 июньнән 11 июньгә кадәр 3 көнлек эш атнасын эшләячәк. Моннан тыш, 11 июнь – кыскартылган эш көне булырга тиеш. Озын яллар 12 июньнән 15 июньгә кадәр дәвам итә.
Җомга көнне, 6 июньдә, Татарстанда Корбан бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Моны раслаган указны элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган иде. Бу көн республикада рәсми бәйрәм һәм эшләми торган көн булачак, ә беренче озын яллар 6 июньнән 8 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, май аенда 2 кыска эш атнасы булды. Беренчесе – 28 апрельдән 4 майга кадәр, бу вакытта ил халкы бары тик 28, 29 һәм 30 апрельдә генә эшләгән. Икенче кыска эш атнасы – 5 майдан 11 майга кадәр, анда 5, 6 һәм 7 май – эш көннәре булган.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/iyunda-tagyn-ozyn-yallar-bula-5872884 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday