Фирдүс Тямаевта рак тапканнар

-- Р Л
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзендә онкологик яман шеш – рак табылу турында хәбәр итте. Бу хакта “Челны-Эфир” телеканалы яза.

— Мин барлык анализларны тапшырдым. Бергә булганда, барысын да җиңәрбез. Мин хәзер тикшеренү узам.  Санкт-Петербургта операция ясату кирәклеген дә әйттеләр. Әлегә тикшеренәм, туктап торырга кирәк диделәр, — дигән сүзләрен китерә канал сайты.

“Миллиард.татар” язуынча, онкология калкансыман бизенең ике ягында да.

2021, 2023 елларда артистның аягына ике тапкыр операция ясадылар.
Җырчыга тизрәк савыгуын телибез.

ЧЫГАНАК: https://vk.com/wall-29988700_238606?ysclid=mamk6xgun6331332884

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле