Гөлназ Сираева иренең үзеннән ничә яшькә яшь икәнен әйткән

-- Р Л

Җырчы Гөлназ Сираева ТНВ каналында Лилия Кадыйровага интервьюсында иреннән ничә яшькә олы икәнен һәм өйләнмәгән яшь егетнең тәкъдимен ничек кабул итүен сөйләгән.

Гөлназ Сираева әйтүенчә, ул иренең олырак булуына башта борчылган. “Бу – безнең менталитетка бәйле. Ир-ат хатын-кыздан олырак булырга тиеш, дип кабул ителгән. Шулай булса, аның тормыш тәҗрибәсе бар, ышанычлырак һәм сиңа таяныч була, дип саныйлар”, – ди ул.

Җырчы ире Илгиз белән ун елга якын таныш булуын әйткән. Илгиз аның концертларын алып барган, радиода эшләү сәбәпле, интервьюларга чакырган. Ире белән аерылгач, егет аны очрашып йөрергә чакыра.

“Мин шаккаттым, әмма ул җитди иде. «Син моны ничек күзаллыйсың? Мин бит синнән 10 яшьтән дә күбрәккә олырак», – дидем. «Нәрсәсе бар, нормально», – диде ул, ниятенең җитди булуын белдереп.

Арада ниндидер ялкын да барлыкка килде кебек тоелды. Яшь арасы бар бит, куркыта. Ярар, бер-беребезне беләбез, үзара ничек тә килешербез. Синең әти-әниең бар, алар ничек карар? Син – өйләнмәгән егет, мин – кияүдә булып аерылган хатын-кыз. Бу – татар менталитеты өчен гадәти әйбер түгел.

Мөнәсәбәтләрнең җитдигә әйләнүен сизә башладым да, өлкәнрәк кеше буларак, җаваплылыгы минем өстә, дип уйладым. Шуннан интернетка кереп киттем, тарихта хатын-кыз өлкәнрәк булган нормаль парлар бар микән, дип эзләндем. «Мөхәммәд пәйгамбәрнең салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең беренче хатыны Хәдичә аннан 15 яшькә зуррак булган» дигән мәгълүмат очрады. «Ул – минем иң яраткан хатыным», – дип әйткән Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм. Болай да булырга мөмкин икән, безнең яшь аермасы 1-2 елга азрак та әле, дип уйладым. Мин бу мөнәсәбәтләргә шанс бирдем.

Аның әти-әнисе дә яхшы кешеләр, мине бик җылы һәм якын итеп кабул иттеләр. Аларга мең рәхмәт!

Илгиз белән икәү басып торганда, безнең яшь аермасы сизелми, элек сизелгәндер ул. «Монда кайда соң яшь аермасы?» – дип сорыйлар бездән, дип сөйли җырчы.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле