- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Аяз күк… Юк, шул аяз күктә балкыган көләч кояш кебек егет иде ул. Аннан һәрвакыт яктылык, җылылык, наз ургылган шикелле иде. Аның йортында кунак булып утырган бер арада хатыны әйтеп куйды:
– Яман шеш таптылар аның баш миеннән. Операция дә ясарлык түгел. Көннәребез санаулы инде.
Бөтен дөнья туктап калгандай, барлык җисемнәр үз төсләрен югалткандай тоелды. Бер мизгелгә. Ә икенчесендә ул егетнең чираттагы шаяруы ишетелде. Һәм аның күтәренке кәефе хәвефләрне оныттырып, безгә мең төсләрдә балкый торган якты дөньяны кабат бүләк итте.
Ул һәрвакыт көләч егет иде. Хәтта үзенең тиздән үләчәген белү дә аның елмаюын җуя алмады. Эчтән ниләр кичергәнлеген әйтү авыр, сызлангандыр инде, авыртынулардан интеккәндер. Якты дөньяны тиздән мәңгелеккә ташлап китәчәген белү дә шатлык өсти торган нәрсә түгел. Куркуы да, әрнү-үкенечләре дә чамасыз булгандыр. Тик ул тыштан бер нәрсә дә сиздермәде. Ул беркайчан да зарланмады, күз яшьләрен дә, борчылуын да күрсәтмәде. Элек ничек булса, шулай калды.
Ул һәрвакыт кунаклар чакыра иде. Кичләрен аның өенә җылылык һәм яктылык иңә. Бергәләп чәй эчәргә, аның кызыклы шаяруларын тыңларга, көлешергә җыелабыз. Ул кыенлыкларны күрми дә шикелле тоела, тормышында берөзлексез яхшылыктан башка бернәрсә дә юк сыман иде. Без кайчагында аның шулай гел шат, гел бәхетле булуыннан бераз көнләшеп тә куя идек.
Чире беленгәч тә без аның өенә барудан туктамадык. Үзе дә чакырды, чакырмаганда да хәл белергә дип килдек. Аның күңелен күтәрергә, авыр уйларын җиңеләйтергә дип барабыз да уен-көлкегә, аның шаяруларына, елмаюларына әвәреп китеп, үзебезгә куаныч алып кайтабыз. Без аны түгел, ул безне юата, ул безгә көч бирә. Аннан таралган яктылык янында безнең барлык мәшәкатьләребез дә кечерәеп, тормышның кара урыннары яктырып кала. Асылда да шулай бит. Исән-сау адәмнең иңенә төшкән авырлыклар нәрсә генә инде ул. Якын айларда бакыйлыкка күчәргә тиешле авыру кеше алдында – бигрәк тә.
Ул һәр нәрсәне зур ләззәт белән башкара иде. Ашарга әзерләсә дә, яңа картина яки роман язган иҗатчы халәтенә керә. Һәр нәрсәнең тәмен тоеп эшли. Хәтта бәрәңге әрчегәндә дә ул ниндидер саклык, наз белән әрчи, әйтерсең сөйгән кызын чишендерә. Аның хәтта шушы шөгыленә дә гашыйк булырлык. Ә чәй ясаганда чүл уртасында чишмә хасил иткән могҗиза иясе кебек тоела. Аның хәрәкәтләрендә дә, кыяфәтендә дә тылсым бар шикелле була. Якты елмаюына төреп бирелгән чәе дә, пешергән ризыгы да, әйткән сүзләре дә якты һәм татлы. Шуңа күрә, нинди хәлдә икәнен белгән сурәттә дә, аңа кызганып карый алмыйсың. Киресенчә, аның янында бу тормышның бөтен нәрсәсе чигенеп кала – төп каһарманның фоны гына булып тоела. Ә үзе һәр мизгелдә сокланырга мәҗбүр итә. Юк, хәтта алай да түгел. Ул үзенә түгел, ә тормышка карап сокланырга, аның һәр мизгеленә сөенергә, һәр секундның тәмен татып калырга мәҗбүр итә.
Элегрәк бәлки хатыны белән әйткәләшкән чаклары да булгандыр. Булгандыр, ансыз гына бармый бит инде тормыш. Тик хәзер алар арасында тылсымлы бәйләнеш бар иде. Хисләре үрелеп, җаннары кочаклашып торганын хәтта икесе ике якта утырганда да тоярга, хәтта тотып карарга, кочаклашкан тойгыларының аркасыннан сөеп китәргә мөмкин шикелле. Шундый саф мәхәббәт, берсүзсез аңлашу, илаһи бергәлек!
Кайчагында аларның мондый халәте гайре табигый дә булып тоела. Бу ир тамчы да әрнеми микәнни соң? Ә хатыны? Ул үзенең балалары белән ирсез калачагын аңлый торгандыр бит? Ир дә беләдер гаиләсенең ятим булачагын… Ничек шундый булып була икән… Мин берара читтән генә карап сокланып йөрдем дә сорамый түзә алмадым. Ул елмаеп кына куйды.
– Моңа кадәр мин вакытның кадерен санламаганмын, – диде ул бераздан. – Күпме калганын белмәгәндә, гомер бит ул мәңге бетмәс кебек тоела. Ә аз калганын аңлагач, һәр минуты кадерле икәненә төшенәсең. Һәм шул санаулы мизгелләреңне моң-зарга, әрләшү-талашуга, юк-бар максатларга әрәм итәсең килми башлый. Елап, чәчләреңне йолкып җир тырмап уздырсаң да, елмаеп яшәсәң дә, шул бер гомер бит инде ул. Ничек итсәң дә, озайта алмыйсың. Ә үзгәртеп була…
Беркадәр вакыт узгач, ул мәңгелеккә күчте. Без аны елап озаттык. Бу хәлгә бик күп еллар узды инде. Тик ул егетнең елмаюы һаман күз алдында. Ул үзе дә бер елмаю булып минем күңелдә яшидер сыман.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/05/169724/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday