Арча Шамкае истәлегенә уздырылган концерттан кергән акчаны кемгә биргәннәр?

-- Р Л

Арчада “Арча Шамкае” исеме белән танылган мәҗлесләр алып барган Марат Газизов истәлегенә концерт узды. Бу концертта “Арча Шамкае” ның дуслары, танышлары, якташлары катнашты.

Мәҗлестән җыелган акчаны махсус операциягә җибәрергә дигән карарга килгәннәр. Алып баручылар бу хакта сәхнәдән җиткергән.

“Концерттан җыелган акчаны, Марат абыйның УАЗигын төзекләндереп, аны хәзер тагын да кирәгрәк булган урынга, мохтаҗ булганнарга – махсус хәрби операциядә хезмәт кылган егетләребезгә тапшырырга булдык”, – ди.

Зал алкышлый.

“Райлә апа (Марат Газизовның хатыны) да әйтте – егетләргә ул кирәгрәк диде.  Без шушы эшкә ният кылганбыз икән, администрация дә ярдәм итми калмас. Зур рәхмәт изге эштә катнашканыгыз өчен”, – ди алып баручы.

Марат Газизов, йөрәге тотып, былтыр август аенда кисәк вафат булган иде.

ЧЫГАНАК: https://vk.com/arsk24

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле