Дилә Нигъмәтуллина кадерле кешесе турында: «Киткәненә инде 10 ел булды»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның күптәнге нияте тормышка ашкан. Алар узган ялларда туган нигезләренә кайтып, өй юганнар һәм Коръән ашы уздырганнар.  

– Күптәнге ниятебез тормышка ашты! Авылга кайттык, әнигә багышлап, Коръән ашы уздырдык. Безнең арабыздан киткәненә менә инде 10 ел булды. Гомер уза… Килгән барлык туганнарга, күршеләргә, әнинең дусларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Иң якын кешеләр килде, Аллаһка шөкер!

Безнең сүзне тыңлап, Йошкар-Оладан кайткан Ибраһим хәзрәткә рәхмәт! Өстәлләрне әзерләргә булышкан апаларыбызга, сеңелләребезгә мең рәхмәт! Сездән башка булдырып чыга алмас идек! Казаннан ук гөбәдияләр, чәк-чәк, кош теле пешереп килгән кайнанага мең рәхмәт. Менә ничек яратмыйсың инде аны. Бигрәк тә хәләл җефетләребезгә олы рәхмәтебез. Бу эшне башкарып чыктык, Аллаһка шөкер! Күңелдә әйтеп бетергесез нур, рәхәтлек һәм җылылык! – дигән ул социаль челтәрләрдә.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/05/170165/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле