Дилә Нигъмәтуллина әтисе Җәүдәт абый белән популяр тренд уен – «норм/стрем» сораштыруында катнашкан. Ул әтисенә гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы сораулар бирә.
– Син безнең бик консерватив кеше, әмма тормышта бик күп күргән. Синең белән рубрика уйныйсы килә. «Норм» яки «Стрем» дип атала. Хатын-кыз белән ир кеше мөнәсәбәтләре турында сораулар була. Беренче сорау – хатын-кыз гаиләдә ир кешедән күбрәк акча эшләсә, синең өчен стрем яки норм?
– Стрем.
– Күп кеше әйтә, ирләр – полигамный, хатын-кызларны яраталар инде. Ир кешеләр өчен хыянәт итү ул нормаль дигән фикер дә бар. Ир кешегә хыянәт итү норм яки стрем?
– Стрем. Стрем-стрем.
– Әгәр хатын-кыз ир кешедән көчлерәк булса, гаиләдә хатын тормышны алып барса?
– Стрем.
– Тормышта төрле хәлләр була инде. Ир белән хатын аерышлышса? Аерылу?
– Булырга мөмкин. Норм.
– Хатын-кыз белән ир кеше үзенең мәхәббәтен күрсәтергә тиешме? Урамда үбешеп утыру, бер-берсен кочаклау.
– Мин андый нәрсәләрне күрсәтүне яратып бетермим.
– Әгәр дә ир кеше яки хатын-кыз бер-берсенең телефоннарын тикшерсә?
Җәүдәт абый бу сорауга җавап бирми.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday