“Баладан мондый сүз көтмәгән идем”

“Үлеп бер кызны яратам. Тик…”

“Бер кыз белән очраша башладым. Яратам, үлеп яратам. Малай чактагы кебек яратам (үзем 30га җитеп барам инде). Соңгы вакытта арада ниндидер салкынлык булганны ачыклар өчен барып, сөйләшеп утырдым. Сәбәбе: әнисе каршы икән. Мин бер-ике ел элек аерылышкан идем, ягъни1,5 ел никахта яшәдем дә ташлаштык. Бала юк, алимент түләмим, ә әнисе “Башка егет беткәнмени?” – дигән.

Сүзем ул турыда да түгел.

Йөргән кызымның 14 яшьлек сеңлесе бар. “Син апаң урынында булсаң, нишләр идең?” – дигән инем. Ул миңа шундый җавап бирде,14 яшьлек баладан ул сүзләрне көтмәгән идем, әлбәттә. Һаман да “Йөрәгемне тыңлар идем” дигән сүзләренә сокланып утырам. Яратам балдызымны”.

Үсмер бала дөресме, әллә кызның әнисеме? Сез ничек уйлыйсыз?

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-05-15/baladan-mondyy-s-z-k-tm-g-n-idem-4235834

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле