- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Ике ир-ат бер хатын-кызны пычак кадап үтергәннәр, аның мәетен келәмгә төргәннәр дә үтерү кылынган йортка ут төрткәннәр. Җинаять Краснодар краенда булган.
Мәет 14 майда Усть-Лабинск районындагы шәхси йортта янгынны сүндергәннән соң табылган. Хатынның бугазына пычак кадалган, ә гәүдәсе келәмгә төрелгән була.
Полиция хезмәткәрләре тиз арада шикләнелүчеләрне ачыклап, кулга алган. Тоткарлаганда, аларның полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтүләре әйтелә.
«Ир-атларның берсе авыр җинаятьләр өчен берничә тапкыр хөкем ителгән», – дип хәбәр итә «РЕН ТВ» чыганагы.
Тоткарланучыларга карата полициягә буйсынмаган өчен административ беркетмәләр төзелгән, шулай ук «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
ЧЫГАНАК: https://ren.tv/news/kriminal/1334076-dvoe-muzhchin-zarezali-zhenshchinu-zavernuli-telo-v-kover-i-podozhgli-dom ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–