- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Алия Төхвәтуллинаның тетмәсен теткәннәр әле.
“Алия үзе эшли, пешерә беләме ул? Сторис куйса да, гел әнисе эшләп, җыештырып йөри. Йөрәккә тия инде шул 30-40ка җиткән хатын-кызларның әниләрен җигүе. Әниләрне сакларга кирәк, дөнья мизгел эчендә үтә дә китә. Аның үз өендә күпме эше каладыр, Алия үзе кайтып булышасы урынга. Инде бала алып кайткач, сездән китмәде дә бугай, кеше 5әр бала үстерә, эшен дә эшли”, – дип язган бер кеше.
Алия җавапсыз калмаган алай.
“Әгәр дә мин өйдә генә утырсам, социаль челтәрләрне алып бармасам, концертларда чыгыш ясамасам, әнине ярдәмгә чакырмас идем. Мин аны бездә җыештырсынга, ашарга пешерсенгә, Алимны карасынга чакырмыйм. Ничек мин әниемне мәҗбүр итәм дип уйларга мөмкин?! Әни балалар бакчасында эшләде, ул анда ял итте дип уйлыйсызмы? Мин аны эштән китәргә үгетләдем һәм анда түләгән акчаны үзем түлим дидем. Андагы хезмәт хакын беләсез…
Әгәр дә сезгә ярдәм итмәгәннәр икән, башкалар да сезнеңчә яшәргә тиеш дигән сүз түгел. Өйдә утырып, ашарга пешереп, җыештырып, бала карап кына утырырга димәгән. Миңа акча эшләү, иҗат белән шөгыльләнү ошый.
Әти-әнинең баласына булышуы – нормаль күренештер, дип уйлыйм. Мин рәхәтләнеп үз балаларыма булышыр идем, кирәк булса”, – дигән ул.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-05-18/bala-karap-utyryrga-gyna-dim-g-n-4239942 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday