“Кияүнең баласына ияләштем…”

“Кызым моны белми. Соңрак мине аңлар, дип ышанам”.

“Кызым өйләнеп аерылган кешегә кияүгә чыкты безнең. Үзе яраткач, без каршы килмәдек. Кияүнең беренче хатыныннан ир баласы бар. Кияү хатыны, баласы белән сирәк булса да аралаша. Яшереп тә тормый, өй телефоны аша да иркенләп сөйләшә. Сизеп йөрим кызым шуннан көнләшә. Ризасызлык белдереп, дәшмичә йөрүе дә вакыты белән ике-өч көнгә сузыла. Кияү бик сабыр, хатынын аңларга тырыша. Дәшми, сүзне зурга җибәрми. Соңрак хатынының үз хәләтенә кайтачагын белә, беренче тапкыр гына түгел бит инде.

Ә мин әкрен генә шул хатынны эзләп таптым. Аралашам. Балага бүләкләр бирәм. Булдыра алганча ярдәм дә итәм үзләренә. Инде якын кешеләрдәй дуслашып та киттек. Әмма, аралашуыбызны әлегә, кияү белән кызга сиздермибез.

Күптән түгел генә кызымның да үз баласы туды. Тиздән ул да бала кадерен белә башлар. Ирен дә аңлар. Шуңа өметләнәм”.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-05-19/kiya-ne-balasyna-iyal-shtem-4241071

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле