Аш-су блогеры Гөлнара Габдуллинаның шатлыклы яңалык

Популяр татар блогеры, аш-су остасы Гөлнара Габдуллинаның тормыш иптәше махсус хәрби операциядән ялга кайткан.

Блогерның ире – хәрби фельдшер. Ул хәрби зонага махсус операция башлану белән үк киткән иде.

Хәрби, хатыны һәм 2 кызына сюрприз ясап, әйтмичә генә кайтып төшкән. Блогер иренең кызлары белән күрешкән мизгелләрен социаль челтәрләрдә күрсәтте. Хәрби балаларына матур уенчыклар, тормыш иптәшенә чәчәк бәйләме күтәргән.

Бүгенге көндә өченчегә әни булырга әзерләнүче Гөлнараның үзе өчен дә көтелмәгән, бик куанычлы очрашу булган бу. «Көтелмәгән сюрприз! Әтиебез кайтты! Эх, апаем да шулай кайтып керсен иде», – дип яза блогер сәхифәсендә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/as-su-blogery-golnara-gabdullinanyn-ire-maxsus-operaciyadan-kaitkan-5873054

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле