Казандагы FrendeX пирамидасына халык чакырып, шуларны алдауга гаепләнгән Тәбриз һәм Эльвира Мадияровалар Төркиядә кулга алынган.
Тәбриз Мадияровны инде Казан тикшерү изоляторына озатканнар, дип яза “Бизнес Онлайн”. Эльвира Мадиярова, кечкенә балалары булуын сылтау итеп, Казанга озатылудан котылырга маташа, шуңа да ул әлегә Төркиядә калган.
ТНВ каналында “Җырлыйк әле!” тапшыруын алып барган Эльвира Мадиярова (ул чагында – Әхтәмова), аның әтисе пирамидага халыкны чакырып алдауда (мошенничество) гаепләнә. Тикшерү фаразынча, алар пирамидага керүчеләргә 300 миллион сум зыян китергән.
Эльвира тумышы белән Балык Бистәсе Яңа Арыш авылыннан, әти-әнисе дә шуннан. Әнисе Фәнисә мәдәният йорты директоры булып эшләгән, әтисе – МВДда эшләп ала. “Җырлый белмәсәм дә, артист буласым килә иде, әни сабантуйда җырлата иде”, – дип яза Эльвира балачагы турында. Аннары ул КФУда укый, ТНВда “Хәбәрләр”дә эшли. Аннары җырчы Равил Галиев белән бергә “Җырлыйк әле!” тапшыруын алып бара. Соңыннан туйлар алып бара башлый, “челтәр бизнес”ка кереп китә.
Телевидениедә акча булмавын, хәзер рәхәт яшәвен күрсәтә.«26 ел буе әти-әни муенында утырганым өчен оят булды. Чынлап. ТНВда эшләгән акчам бер матур күлмәк, Mitsubishi Outlander ХL га бензин салырга һәм дус кызлар белән ике тапкыр кофе эчәргә генә җитә иде. Ә бит мин ат кебек эшләдем. Әлбәттә, акчаны миңа әти-әни бирде. Андый тормыш аларны да, мине дә канәгатьләндермәде. Миңа башта әти-әни, аннары ирем хисабына яшәү оят иде», – ди Эльвира.
Алга таба беренче миллион, компания хисабына бәйрәмнәр, конференция, презентацияләр, бүләк ителгән iphone, ipad лар һәм башкалар турында яза. «Берәр кайчан сезнең балагыз: «Әти, әни, нигә без башкаларга караганда начаррак яшибез? Ничә чит илгә ял итәргә бармыйбыз? Нигә яхшы машина сатып алмыйбыз? Нигә безнең гаиләдә гел акча юк?» – дип сораячак. Аңа нәрсә дип җавап бирәчәксез? Ничек аның күзләренә күтәрелеп караячаксыз?» – кебек темаларга постлар урнаштыра. Мадиярова аудиториясен төрле юллар белән компаниягә чакыра. Балалар, ипотека, рәхәт тормыш, җиңел акчалар турында сөйли. «City Life»ны «пирамида», «лохотрон», «секта» диючеләргә каты итеп, «Юк, минем җаныкайларым, бу – челтәрле бизнес!» – дип җавап бирә.
“Порше” автомобиле алдым, Балида ял иттем дип мактанып, пирамидага керергә өнди башлый. Кияүгә чыга, ире – Балтач егете Айдар да шушы эшкә керешә. Аларның 2 балалары туа.
Бераздан пирамида җимерелә, Эльвира Мадиярова FrendeX турында мәгълүматларны аккаунтыннан алып ташлый. Әти-әнисе һәм үзе гаиләсе белән Төркиягә күченә. Эльвира Әхтәмова анда башта биергә өйрәтә торган түләүле онлайн курслар ача, аннары “үз-үзеңне таны формуласы” дигән “астропсихолог”ка әйләнә. Әтисе дә роликлар төшерә, роликларга Фирдүс Тямаев җырларын куя. Федераль эзләүгә бирелгәч тә, алар шушы эшчәнлекне туктатмый.
Алар качып яткан дип әйтүе кыен – чөнки Эльвира Мадиярованың кайда яшәве билгеле иде. “Бизнес ОНлайн” язуынча, аларны кулга алуга сәбәпче кеше – пирамидага 100 мең доллар акча керткән бер клиент. Ул, Төркиягә барып, Тәбриз Әхтәмовтан “яхшылык белән” сумманы кайтаруны сорый. Әмма акчаны кайтара алмагач, аларның кайда яшәүләре турында Төркия полициясенә хәбәр итә.
Хәзер Эльвира Әхтәмова шулай ук Казан СИЗОсына кайтарылырга мөмкин. Мошенничество өчен аның әтисенә һәм үзенә 10 ел төрмә яный. Айдар Мадияровның кайда икәнен полиция әлегә ачыклый алмаган.
ЧЫГАНАК: https://www.business-gazeta.ru/article/672656 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday