Азат Фазлыев студент чакта ничек акча эшләгән, беләсезме?

Җырчы Азат Фазлыев үзенең яшь чакларын искә төшерә.

Аңа университетта укыган вакытта эш белән укуны бергә алып барырга, бер билгеле спорт клубында сакчы булып эшләргә туры килгән икән. Әлеге спорт комплексы тирәсеннән узганда, җырчының хатирәләре яңарган.

«Бу спорт комплексында мин 2 ел тирәсе сакчы булып эшләдем. Шлагбаумнарны күтәртеп тора идем. Эчтә минем бүлмә иде. 1 тәүлек эшләп, 2 тәүлек ял итә идем. Спорт комплексында кызыклы вакыйгалар күп булды инде», – дип искә ала Азат Фазлыев егет чакларын.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/azat-fazlyev-student-cakta-nicek-akca-eslaganen-soilade-5873052

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле