- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Хәзерге киленнәр мондый кылыкларга түзеп тормый шул…
“Элекке бианам һәрвакыт безгә иртә таңнан килә иде. Минем – ял көне, ә улының сменада икәнен белә торып…
Иртән йоклап ятасың һәм… йозактагы ачкычның борылганын ишетәсең. Һәм бусагадан: “Инде иртәнге тугыз, барысы да йоклый!” – дигән тавышны ишетәсең… Өйдә ялгызым гына икәнне белеп шулай ди ул. Ятасың шулай юрган астында эчке киемдә генә, ә ул… янәшәдә басып тора һәм сиңа карый, мин күрмәгән нәрсәң бар соң синең, дигәндәй…
Бер көнне йозакның эчен алмаштырдым да ачкычларны яшердем. Бер ачкычны тышта билгеле урында калдырдым. Ирем кайтып керсә, ачкычны тапсын өчен. Таң. Ишек йозагында тагын ачкыч боргалый башладылар. Ә миңа рәхәт. Хәзер тырышып карар да ишекне ача алмыйча китәр, дип көтәм…
Бервакыт бу иремә шалтыратып, ни өчен ишекне ача алмаганын ачыклый башлады. Кычкыра, акыра! Улыннан ишекне ачып кертүемне таләп итә. Тиздән ирем миңа шалтыратты. Имеш, әни, базарга чыгып, безгә бавыр алып килгән. Ә мин аны каршы алмаганмын, хәтта чәй дә эчермәгәнмен. Ә минем бавыр ашамаганлыгымны бөтенесе дә белә. “Иртәгә синең дә ял көнең бит, кадерлем. Әниеңне каршы алырсың да бавыр пешерерсез”, – дидем дә, телефонны мендәр астына куеп, янә йокларга яттым.
Икенче көнне ирем белән аерылыштык, бианайга яңа йозак ачкычын бирдем дә кайтып киттем. Ашасыннар бавырларын…”. ️
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-05-20/irt-ta-nan-bianay-kychkyra-4242688 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday