Олеся Лесная артистларның Сабан туйларында ничә сумга җырлавын белешкән.
Вадим Захаров башта әйтми:
– Секрет фирмы!
– Бер 100 мең бармы соң? Быел күпме аласың?
– Юк.
– Ничә, 70? – дип төпченә Олеся.
– Син мине шулкадәр түбән бәялисеңме? 100 меңгә генә җырламыйм инде. Акчасын бит аның халык түләми, чакырган кеше түли. 300 дән күбрәк 400 меңнән әзрәк.
– О, менә монысы инде әйбәт!
“Моны язасың икән, кара исемлеккә тыгам”, ди Вадим Захаров, әллә шаяртып, әллә чынлап.
Илнат Фәрхуллин:
– Минем аерым бер бәя юк. 15 мең дип язып куй.
– Нинди 15 мең, әкият сөйләмә инде. Әйдә, мин белергә тырышып карыйм, син әйтәсең – 400 мең бармы?
– Юк-юк.
– 300 мең?
– Юк… Мин тулы команда белән киләм, 11 кеше 300-350 мең, – ди аннары Илнат.
– Менә бит, әйбәт.
Илмира Нәгыймова, “калганнар дөресен әйтәме әллә?” дип аптырый.
– Минем 250 мең.
– Бөтенесе тарта-суза, әйтмим дигән була, син шунда ук әйттең. Текә.
– Ә мине кисәк Сабантуйга чакырсалар? Бик текә дип инде, текә артист түгел инде.
– Текә инде. Топлар рәтендә.
– Башкалар кебек миллионнар, 500 меңнәр түгел.
– Миллион алучылар да бармы?
– Элвин Грей миллиондыр мөгаен, белмим…
Марат Яруллинның абыйсы Ринат:
– Чакырасызмы Сабантуйга? 1 миллион!
– Шулай укмы?
– Әлбәттә!
Илсөя Бәдретдинова:
– Сорыйлар да, о менә миллионга чыгыш ясаган икән дип язып куялар. Аның күпме чыгым икәнен аңламыйлар.
– Иң зур нинди суммага чыгыш ясаганыгыз бар?
– Төрлечә бар. 1 миллионга кадәр. Әмма миллион дигәч, сез бүтәнчә китереп чыгарырга мөмкинсез. Аппаратура кергән. Үзе генә дә 250 мең тора. Экран да шулай ук. 200-250 мең тирәсе. 15 кешегә хезмәт хакы түләргә кирәк. Барысын да минусуйте, Илсөя Бәдретдиновага күпме калганын күз алдына китерегез.
Гүзәл Уразова:
– Синең кәмитләреңне карап барам мин, булмаган җирдән дә уйлап чыгара бу бала дип… Мин бит үзем шөгыльләнмим андый сораулар белән.
– Миллионга чыгыш ясаган бармы?
– Булгандыр инде. Әмма Сабан туенда түгел.
Ринат Рахматуллин:
– Ринат абый, сәлам. Ничек анда, яңгыр туктыймы инде? (Ринат Рахматуллинның “Тукта, яңгыр” хитына төрттереп әйтүе).
– Белмим инде, җырлап карарга җыенабыз.
– Шәхси тормыш ничек?
– Менә Динара белән ашап утырабыз. Сабан туена 150-250 мең.
– Әйбәт икән. Ипигә җитәме?
– Әйе.
– Нәрсә ашыйсың әле?
– Спагетти карбонара.
– Син дә аздың хәзер.
– Мин италия кухнясы яратам.
– Италиягә барып кайтмыйсыңмы соң?
– Минем барасы килә дә, әле мине чыгармыйлар бит (Ринат Рахматуллин, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозганы өчен хөкем ителгән иде).
– Син шунда ук бәясен әйттең…
Шулай дигәч, Ринат Рахматуллин бәясен әйтмәгән җырчыларны сүгеп ташлый:
– Әй, по… инде. Барыбер беленә бит инде ул. Йөриләр инде, баш с…, б…
– Син топчик, пока! – дип котыла Олеся.
ЧЫГАНАК - https://www.tiktok.com/@leesnayaa?ysclid=maz17k2hsr433173148 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday