Күл буенда туктаган машинада дүрт ир-атның мәетен тапканнар

Түбән Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендә күл янында автомобильдә 4 ир-атның мәетен тапканнар.Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматларына хәбәр итә.

“21 май көнне кичен Түбән Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендәге күл янында УАЗ автомобиле салонында 4 ир-атның мәете табылган, аларда көч куллану билгеләре юк”, – диелә ведомство хәбәрендә.

Ир-атларның үлеме сәбәбен ачыклау максатында суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Саксызлык аркасында 2 һәм аннан күбрәк кешене үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

ЧЫГАНАК: https://ria.ru/20250522/ozero-2018424818.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле