- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Абдулраззак белән Рабиганы туганнары таныштыра. Бүген 10 бала тәрбияли алар. Иң олысына – 22, кечеләренә бер генә яшь әле. Быел Рабига Гарипова «Ел хатын-кызы» бәйгесендә җиңү яулады. Тормыш ямен балаларда тапкан гаилә ничек яши?
– Кияүгә чыкканда миңа 19 яшь иде. Иремнең миннән 13 яшькә өлкәнрәк булуы да куркытмады. Бер-беребезне ошаткач, бер айдан өйләнешеп тә куйдык, – дип сөйли Рабига. – Техникум тәмамлап, кулыма тегүче дипломы алган гына идем. Кияүгә чыккач, эшли алмадым. Үземне гаиләмә багышладым, әмма укып алган һөнәрем әрәм булмады, бөтенебез өчен кием-салым тектем. Хәзер миннән дә бәхетле әни юк. Гомерем буе әтием ягыннан туганнар күплегенә соклана идем. Алар 9 бала үскән. Хәзер һәркайсында шуның кадәр сабый үсә. Бер туганыбызның хәтта 11 баласы бар. Без дә калышмадык.
Әлегә Гариповларның балалары гаиләле түгел. Иң олы кызлары Әминәгә 22 яшь. Ул көллият тәмамлап, эшкә урнашкан. Казанда яши икән. Төп ояга атна ахырында гына кайта. Икенче кызлары Нурия дә эшле. Уллары Кәрим программистлыкка укый, 14 яшьлек Хәлимә, 12 яшьлек Әхмәт, 9 яшьлек игезәкләр Сәлимә белән Әлимә мәктәптә укый. Кечеләре Мәрьям белән Сәмия бакчага йөри, 1 яшьлек Хәким өйдә әнисенә ярдәм итә.
– Олырак балаларым кечерәкләрен карашты. Шунысы рәхәт. Эшли торган кызларым да ярдәм итәләр. Күбесе кыз бала булгач, берсеннән калган киемне икенчесе киде. Кечкенә чакта бар нәрсәгә дә риза инде алар. Үсә төшкәч, холыклары да үзгәрә, кием-салымнарны да сайлап кына кияләр. Барысын да сөендерергә, күңелен күрергә тырышабыз, – ди Рабига.
«Күпбалалы гаиләгә ризык та күп кирәктер?» – дип сораганымны сизми дә калдым.
– Ризыкны исраф итмибез. 5 литрлы кәстрүлдә аш пешерәбез. Әле ул артып та кала. Балаларымны камыр ризыгыннан да өзмим, гел пешеренәбез. Тормышыбыз зарланырлык түгел, – ди Рабига.
Ашау-эчү, киенү – бер хәл, һәр балага әти-әни назы да кирәк бит әле. Олысы да, кечесе дә игътибар сорый, ди әниләре.
– Һәрберсе өчен вакыт табам. Көнебез тәртипкә салынган инде безнең. Һәр эш үзара бүленгән. Шулай иткәндә, барысына да өлгерәсең. Һәр баламны ике яшенә кадәр күкрәк сөте имезеп үстердем. Игезәк кызларымны гына ярып алдылар, калганнарын үзем таптым, – ди ул. – Ишле гаиләнең тагын бер рәхәт ягы: балалар бик дус булып үсә. Кечкенә чакта уенчык бүлешеп елашканнарын санамасаң, алар шулкадәр бердәм, тату. Кызларым бер-берсенә сердәш. Бездән күреп дин юлына басуларына да сөенәбез. Аларның берсен дә мәҗбүр итмибез, өйдәге мохитне күреп, үзләре әкренләп догалар укый, намазга басалар. Күңел шуңа шатлана: артыбыздан догачылар үсә!
Күптән түгел Абдулраззакның әнисе авырып киткән. Гаилә башлыгы әнисен тәрбияли, күп вакытын шунда үткәрә икән. Рабига әйтүенчә, бу да – балалар өчен зур үрнәк. Әни хакын хакларга өйрәнгән бала начар юлга басмас, ди ул.
– Баланы бит үзең өчен табасың. Без дә картлыгыбызда ярдәмчеләребез булыр дигән өмет белән яшибез. «Баланы ничек үстерик?» – дип, яшьләр хәзер бәби тапмаган була. Курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә гел ярдәм итеп тора. Көтмәгәндә әллә ниләр биреп куя. Җиденче балабызны алып кайткач, «Салават Күпере» торак комплексыннан өч бүлмәле фатир бирделәр. Шунда яшибез. Караватларның ике катлысын алдык. Җайлаштык инде, бөтенебезгә урын җитә, – ди Рабига. – Әмма күңелдә үз өеңдә яшәсәң иде дигән хыял бар инде ул. Дүртенче балабызга бирелгән җир кишәрлеге дә тик тора. Әмма анда юл да юк, ут та, су да кермәгән. Әлегә берни төзеп булмый. Кем белә, бәлки, бу хыял берәр кайчан чынга ашып куяр.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/05/171023/ ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday