- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Теплицада үсә торган кыярдан әче тәм килсә, беренче киңәш – бу сортны башка утыртмагыз. Аның урынына Берендей, Гармонист, Егоза, Кадриль, Лилипут һәм Щедрик сортларын утыртып карагыз. Әмма алар салат өчен генә ярый. Консервация өчен әйбәт түгел.
Икенче киңәш – орлыкны үзегез әзерләп калдырган булсагыз, димәк, алар әче тәм килә торган кыярдан булган. Әче тәм “нәселдән килә”. Орлыкны киләсе елга калдырасыгыз килсә, аны кыярның урта өлешеннән генә алыгыз.
Өченче киңәш – кыяр авыр балчыклы туфракны яратмый.
Дүртенче киңәш – теплицада эссе булганда, җилләтегез, әмма бер генә яктан – үтәли җил булмасын.
Бишенче киңәш – фәкать җылы су гына сибегез. Алай да кыярның әчесе бетмәдеме? Кыярны шикәр комы, бөтнек яфрагы, керән, укроп салынган суда тотыгыз.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2025-05-19/kyyar-che-bulmasyn-chen-nishl-rg-kir-k-4241267 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday