- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Бәләбәй Гимназиянең элекке директоры, милләтпәрвәр шәхесебез Хөсәенов Нурмөхәммәт Нури улы вафат.
“Үзенә һәйкәл куярлык якты эшләре калды. Башкортстанда беренче татар гимназиясен ачучы кеше бит ул.Урыны оҗмахта булсын”, – дип язалар Башкортстан татарлары төркемендә.
Нурмөхәммәт Хөсәенов 1954 елның 31 августында Бишбүләк районы Мәнәвез-Мәскәү авылында туган. Казан дәүләт университетында укыган. 1989 елдан Бәләбәйның 17 номерлы мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 1994 елдан – Бәләбәй гимназиясе директоры. Бәләбәйдә татар мәктәбе ачу, татарча укыту турында ялкынлы чыгышлар ясый. 1995 елдан гимназия үз бинасына ия була. Бу – Татарстаннан читтә ачылган беренче татар гимназиясе. Ул 2015 елга кадәр гимназия директоры була.
Лексикология, татар тарихы буенча хезмәтләр авторы.
Нурмөхәммәт Хөсәеновның 2002 елда Путин белән очрашу вакытында җанисәп мәсьәләләрен кузгатып, “Башкортстанда татар булу җиңел түгел” дигән фразасы канатлы гыйбарәгә әйләнде. Шул чыгыш вакытында ясалган фото:
Нурмөхәммәт Хөсәенов белән хушлашу иртәгә, 24 майда, Бәләбәйнең татар гимназиясендә Уфа вакыты белән 11.30 сәгатьтә узачак.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ – https://t.me/tatartoday