Балык тотучыны ток суккан

Бурятиядә балыкчы ир-атны 10 мең Вт зурыктагы ток суккан. 

Фаҗига Селенгинский районында Темник елгасы буенда була.

Һәвәскәр балыкчы 66 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә елга буена бара. Пенсионер 7 метрлы кармагын салганда артык кизәнеп җибәрә һәм электр тапшыру линиясенә кагыла. Бу линия аша электр энегиясе Монголиягә тапшырыла. Бик каты ток сугудан ир-ат аңын югалтып егыла.

Балыкчының тәненең 70 проценты пешкән, хәзер аның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://t.me/todaykazan/21943

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле