Кунакта баласын югалтканнар…

Бу ничек була инде?

Төн уртасы якынлашканда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Башкортстанның Чишмә районының Яңа Сәфәр авылында 3 яшьлек малайның югалуы турында хәбәр килгән.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, гаилә кунакта булган, һәм өйгә кайтырга җыена башлагач, баланың юклыгын ачыклаган. Үзләре 30 минут чамасы эзләгән, ләкин эзләүләр нәтиҗә бирмәгән.

Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Уфа эзләү-коткару отряды һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары, шул исәптән кинологлар да килгән. Эзләүгә шулай ук урындагы халык җәлеп ителгән.

Баланы төнге сәгать икедә таба алганнар. Бала күршеләренең шәхси хуҗалыгында була, исән. Табиблар караганнан соң, ул әти-әнисенә тапшырылган.

“Ярый әле барысы да яхшы тәмамланды. Әмма бу вакыйга чираттагы тапкыр кечкенә балаларның кызыксынучанлыгын һәм аларда курку булмавын раслый. Шуңа күрә ата-аналарга баланың ялын оештырып кына калмыйча, аларны даими контрольдә тотарга кирәк!”- дип ассызыкладылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Бәйле