Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның ял иртәсе күңелсез башланган. Авылда булганда аның машинасының тәгәрмәчен тишеп киткәннәр.
«Бүген көн ЧП белән башланды. Авылда уяндым, чәйләр эчкәннән соң, шәһәргә кузгалырга, дип йөрим. Чыктым. Машинаның тәгәрмәчен тишкәннәр! Минекен генә түгел. Күршеләрнекен дә, авылдашларныкын да. Һәрберсенең бер тәгәрмәчен тишкәннәр. Ниндидер хулиганнар йөри.
Аларны тотсам, иманыгызны… Кемгә кирәк инде алай итеп кеше милкен бозып йөрергә?! Машина, тәгәрмәч сезгә нинди зыян эшләгән?! Барыбер эләктерәм мин сезне, тотам! – дип сөйли ул социаль челтәрдә.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/risat-fazlyiaxmatov-uzena-zyyan-salucylarga-yanyi-totam-min-sezne-5873163 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday