Рамил Шәрәпов кая киткән?

Юмор остасы Рамил Шәрәпов гаиләсе белән Мисырга ялга очкан. Җырчы җылы яклардан кайнар репортажлар ясарга, матур урыннарны язылучыларына да күрсәтеп барырга сүз бирә.

«Дуслар, гаиләбез белән беренче тапкыр ялга киттек. Земфира белән 12 ел бергә торып, гаилә белән беркая барганыбыз юк иде. Быел уйладык-уйладык та, Мисырга барырга булдык. Беренче ялыбыз, безгә уңышлар теләгез. Кемнәр безне карап бара, ихлас шатлана, сезгә зур рәхмәт», – дип сөйләде артист самолетта.

Аэропортта Шәрәповларга багажларын шактый озак көтәргә туры килгән. Кунакханәгә килеп, пляжга төшкәч, диңгез эзләп йөргәннәр. Баксаң, Хургада курортында төш вакытына кадәр диңгез беркадәр чигенеп ала икән. Соңрак «качкан» диңгез кире үз урынына кайткан.

«Әлегә барысы да ошый. Инглиз телендә белгән ике сүзем бар. Әйләндерәм дә шуны кабатлыйм. Аңламасалар, татар теле белән «добивать» итәм. Аны да аңламасалар, кул болгап аңлатам. Шах һәм мат», – дип шаярта Шәрәпов.

Шәрәповлар гаиләсенә күңелле яллар теләп калабыз.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ramil-sarapov-xatyny-zemfira-belan-12-el-yasap-berence-tapkyr-nislaganen-aitte-5873176

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле