Йокы килү – уен эш түгел…
“Исәнмесез. Бу төркемгә күптән түгел генә кердем. Языйм әле үзем белән булган хәлне.
Мин эшкә 50 километр машина белән барам, кайтам. Атнага 5 көн эш көне. Ул атнада яхшылап йоклап булмады. Улыбыз авырды. Төне буе, чиратлап, аның янында булдык. Иртүк алтыда юлга чыгып китәм.
Атна буе йокы күрмәгәч, арылган инде, җомга көнне эштән кайтканда күземне йокы басты. Әле бер сәгать кайтасы бар. Туктап кофе эчеп алдым да тагын кузгалдым. Караңгы төште. Яңгыр коя башлады. Шуңа да йокы баскандыр инде. Кинәт арткы утыргычтан улымның “Әти!” дип кычкырган тавышына күзләремне ачып җибәрдем. Машинада берүзем бит. Күрәм: мин, каршы полосага чыгып, туп-туры фурага таба барам икән. Рульне борып, үз полосама чыгып өлгердем. Куркудан чыгып, яңгыр астында басып тордым да кайтып киттем.
Машина йөртүчеләргә шуны әйтәсем килә: аргансыз икән, туктап, 15 минут булса да йоклап алыгыз. Улымның тавышы белән уятучы минем саклаучы фәрештәм булгандыр инде”.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-05-26/ulymny-tavyshy-mine-kotkardy-4250273 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday