“Бу хәлдән соң ирем белән аерылышырга туры килде…”
Соңгы 2-3 елда ирем икенче эш итеп төнге каравылга да урнашкан иде. “Бераз булса да акчасы булыр, көн саен йөрисе түгел”, – диештек. Долларның котырып арткан чаклары иде. Хезмәт хакы шул ук, икебезнекен кушып, бурычларны түләгәннән соң яшәргә тиеннәр генә кала башлады. Төнге каравыл шунысы белән уңайлы: ул 3 көнгә бер туры килә иде. Акча кирәк чакта ничек тә түзеп була бит инде. Сменадан соң киемнәрен шунда гына алмаштыра да төп эшенә китә. Өйгә кереп тә тормый.
Шулай берсендә, гадәттәгечә, төнгелеккә озаттык моны. Бер савытка капкалап алырга ризык салдым, термоска куе итеп чәй ясадым. Бик еш кына без улым белән әтисен бераз озата барабыз. Йоклар алдыннан йөреп кергәч, бала тизрәк йокыга китә дә иртәнгә кадәр уянмый. Миңа да көне буе бер бүлмәдә утырып эшләгәннән соң саф һава комачауламый. Ул көнне дә иремне паркка чаклы озата төштек. Аннан ул эшенә таба китте, без, паркта бераз йөреп алырбыз, дип, шунда кереп киттек.
Берәр сәгать чамасы ял иткәннән соң өйгә кайтып киттек. Кич бит инде. Малайны бер кат юындырганчы, ашап-эчеп алганчы вакыт үтте дә китте. Йоклар алдыннан бераз телевизор карап алдым да, аннары барысын да сүндереп, үзем дә бүлмәмә кереп яттым. Ул көнне әллә артык арыган идем, әллә күңелем нидер сизенде – тиз генә йоклап китә алмадым. Алай бик сирәк була иде. Гадәттә, башым мендәргә тиюгә йоклап та китәм. Ә ул кичтә боргаланып ятып аптырап беттем.
Малай үз бүлмәсендә йоклый, мин аны ишетмим дә. Ә монда, үземнең сулыштан тыш, башка сулышны да ишетәм кебек. Белгәннәремне укып, менә генә тынычланып калам – юк инде, янда кемнеңдер сулышы ишетелә кебек. Үзем генә булгач, куркыта, шикләндерә дә бит әле. Килмәгән йокы бөтенләй качты шулай.
Үзем суламыйча, “тегене” тыңларга тырышам. Юк инде, саташу түгел, чыннан да янда кемдер бар! Әллә карават артында, әллә карават астыннан ишетелгән сыман. Берничә минут торып ут кабызырга да куркып яттым. Соңрак, үземне кулга алып дигәндәй, бөтен бүлмәне карап чыктым. Ишегалдында гына йөри торган песиебез кереп калганмы дигән шик тә булды. Әмма чакырып-чакырып та чыкмагач, бу уй да челпәрәмә килде.
Иң соңыннан кулымдагы телефон фонарен яктыртып, карават астына иелдем. Ә анда! Буеннан-буена корсагына сузылып, ирем ята! Ул мизгелләрдә ничек курыкканымны үзем генә беләм. Куркуымнан телемне дә әйләндерә алмыйм хәтта. Хәзер уйлыйм, кешеләр менә шундый чаклардан соң я тотлыга торган, я бөтенләй сөйләшми торган булып каладыр да.
Ә ир, качышлы уйнаган бала-чага сыман, көлә-көлә карават астыннан шуышып килеп чыкты. “Тәки сиздең бит, ә! – ди әле, җитмәсә. – Әйт әле, ничек сиздең син? Мин мыштым гына яттым бит?” Минем ул вакытта нык ачуым чыкты, бик каты талаштык. Мине көнләүдән шулай эшләгән бит! Ул төнге сменага киткән чакта мин өйгә башка бер ирне алып кереп ятмыйм микән, дип шикләнгән!
Баксаң, берничә көн элек тә шулай ук төнгелеккә киткән җирдән өйгә кереп калган икән бу. Ачкычы бар бит, без урамда булганда, бакчада эшләгәндә керә дә кача икән бу. Ул көнне мин аны сизмәдем, белмим, кайда качкан булгандыр инде. Әмма иртән аның кухняда шалтыравына уянып киткән идем. Ул бит сменадан соң беркайчан да кайтмый иде. Чөнки теге эшенә өлгерми. Ә монда “кайткан”! Үзем дә аптыраган идем аны, ишектән кергәнен ничек сизми калдым соң, дип. “Каты йоклагансың”, – дип кенә көлеп куйган иде шул чагында ирем минем гаҗәпләнүемә. Кич буе минем телефоннан сөйләшкәнемне тыңлап, каядыр качып, төн уздырган да инде бу…
Иремнең авызыннан шуларны ишетү миңа нык авыр булды. Ышанмый икән бит ул миңа, шикләнеп яши икән! Төнге каравылга урнашуы да гаиләгә акча алып кайту максатыннан булмаган аның, ә мине тикшерү өчен генә булган лабаса! Әллә нинди йөремсәк хатын булсаң да, өйгә ир алып кайтмыйсыңдыр инде ул! Ким дигәндә үзең чыгып керәсеңдер. Әмма мин андый хатын түгел бит. Янда ир була торып, ник башка белән йөрим ди инде? Талашкан, ачуланышкан чак булса да, шунда ук хыянәт итәргә димәгән бит. “Өйгә алып керәсең” дигәне бигрәк тә җирәнгеч булды.
Ул көнне күп нәрсәләргә күзем ачылды. Күралмый башладым мин аны. Башта сөйләшмичә йөрдем, түздем, бәлки, узар, дидем. Әмма узмый икән ул. Сиңа ышанмаган кеше белән ничек яшәп булсын? Озак тормадым, аерылыштым. Хәзер дә үкенмим киткәнгә. Тырнак астыннан кер эзләп йөргән ир белән яшәп булмый ул…”
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-05-26/z-irem-karavat-astynda-kachyp-yatkan-4250221 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday