СВОдан өч улын көтүче ана: «Алар бармаса, кем барыр иде!»

Тәтеш районының Бәйрәш авылында гомер итүче Гөлфирә Нотфуллина махсус хәрби операциядән өч улын көтә. Бер-берсеннән күреп Ватанны сакларга чыгып киткән алар. Ана йөрәгендә горурлык белән өмет тә, сагыш белән өзгәләнү дә бар.

Ире Әмир абый белән өч ир балага – Дамир, Динар, Данирга гомер биргән алар. Гаилә башлыгы 5 ел элек үлеп киткән.

– Иремнең шикәр авыруы да бар иде. Пенсиясен дә күрә алмыйча үлде дә китте. Табиблар, тромбы өзелгән, диделәр. 58 яшь кенә иде үзенә, – дип искә ала Гөлфирә апа. – Өч улым кечкенәдән дус булып үсте. Берсе өчен берсе утка да, суга да керергә әзер улларым. Эш белән чыныгып үскән авыл балалары инде алар. Бездә эшне синеке, минекенә аерып тору юк. Мин гомерем буе сыер саудым. 35 ел эшләп, «Татарстанның атказанган терлекчесе» исеменә дә лаек булдым. Улларым фермага барып, ялт иттереп эшләп кайтырлар иде.

Туганнарның иң кечеләренә повестка килгән көнне аларның барысы да төп йортта була. Данирның улы Әмирханның бер яшьлек туган көнен бәйрәм итәргә җыелалар. Улының бер яше тулып, 3 көн узгач, Данир СВОга китә.

– Ул чактагы хәлемне үзем генә беләм. Бик өзгәләндем инде. Бер дә баламны чит җиргә җибәрәсем килмәде. Бер мәлгә бар тормышым күз алдымнан узды. Әмирем исән булса иде, дип тә еладым. Ул чакта улым белән йөрәгемнең бер өлеше китте, – ди Гөлфирә апа. – Ике улым таянычым булыр дигән идем. Ә алар тиз арада бер уйга килгәннәр. Данир янына китәселәр икән! Аларга повестка килмәде. Үзләре теләп контракт төзеп киттеләр. Янәсе, бер-берләрен ташламыйлар. Ә анда баргач, бар да башкача. Өчесе өч җирдә булдылар. Ике улым каты яраланды. Динарым госпитальдә дәвалана. Арбада гына йөри. Данир да контузия алды. Шулай булса да, махсус хәрби операция зонасында әле ул. Күзләре дә начар күрә, колагы бөтенләй ишетми икән. Кайтармаслармы дигән идем, тик әлегә андый хәбәр юк.

Дамиры – алгы сызыкта. Гөлфирә апа, улларым киткәннән бирле рәтләп төн йокысы күргәнем юк, ди.

– Төн уртасына кадәр балаларымнан хәбәр көтеп ятам. «Исән» дигән сүзләрен уку күңелне тынычландырса да, йөрәккә тынгылык бирми. Әй өзгәләнәм инде улларым өчен. Өч малаем СВОда, дип кычкырып йөрмим, берәүдән дә ярдәм сорамыйм. Инде хәзер шәһәрчә яшибез бит. Элек кенә ул абзар тулы мал иде. Хәзер инде яшь тә бара, сәламәтлек тә сиздерә, кулдан эш тә төшә, – ди Гөлфирә апа.

Өч егет тә үз гаиләсен корган була.

– Нигәдер Дамир белән Динарның гаиләдән бәхете булмады. Араларына кереп сүз әйтмәдем, үзләре беләдер инде. Әмма берәүгә дә үч сакламыйм. Оныкларым әтиләре белән аралаша. Язмышларга шулай язылгандыр, дим. Данирымның хатыны белән гел сөйләшеп торабыз. Көнгә өчәр тапкыр шалтырата. Икебездә дә бер уй – көтәбез, – ди Гөлфирә апа. – Ирем вафатыннан соң догалар өйрәндем. Күңелгә бик авыр чакларда алар коткара. Көн-төн белгәннәремне укыйм. Гел теләктә мин. Ана догасы кабул була, диләр бит әле. Аллаһы Тәгалә минекен дә ишетсә иде! Бик читен вакытларда әнием белән сөйләшәм. Аңа 87 яшь. Шулай булса да, аның сүзләре мине юата. Әнием көч бирә. Без биш бала үстек. Шөкер, барыбыз да исән-сау. Туганнарым ташламый. Нинди генә эшем булса да, ярдәм итәләр. Сүзләре белән җанымны дәвалаучылар алар. Зарлана алмыйм. Киресенчә, өч улым белән дә горурланам. Дөрес тәрбия биргәнбез! Ватанны саклаучылар үстергәнбез! Алар бармаса, кем барыр иде?! Тизрәк улларымның исән-имин өйгә кайтуларын көтәм. Илләр тынычлансын, гаиләләргә бәхетле көннәр килсен иде.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/05/171332/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле