Дүрт яшьлек малай кадак йоткан

Мәскәү өлкәсендә кадак йоткан 4 яшьлек малайны Рошаль исемендәге үзәк табиблары коткарган. 

Мәскәү өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, табиблар баланың ашказанындагы кадакны алган, хәзер аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Әнисе сүзләренчә, өйдә ремонт эшләре бара. Ул баласы йөткерә башлаганын шунда ук күреп ала, аның төкерегендә кан барлыкка килә.

Табиб-эндоскопист Руслан Мусаев сүзләренчә, балага операция ясыйлар, махсус җайланмалар ярдәмендә кадакны баланың авызы аша чыгаралар. Операция 20 минут чамасы дәвам иткән, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://ria.ru/20250526/rebenok-2019133100.html?in=l

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле