“Соңрак бу хәлләрне ул иремә сөйләгән”.
“Кияүгә чыккан еллар иде ул. Бергә эшләүче бер ир кинәт кенә миңа игътибар күрсәтә башлады. Иремне дә белә югыйсә, ә барыбер юлыма чыга иде. Бервакыт эштә корпоратив булды. Теге ир бәйрәмдә булмый дигәч, барырга ризалаштым.
Барсам, ул да шунда. Башта күңелем төшкән иде, әмма ни гаҗәп – ул миңа бәйләнмәде, үзен бик тәртипле тотты. Аннан соң өемә алып кайтырга тәкъдим итте. Безнең якка кайтучылар бүтән булмагач, ризалаштым. Әлеге көнгә кадәр аның машинасына утыруыма үкенеп туя алмыйм.
Өйгә җиткәнче, бер аулак урында туктады да бәйләнә башлады. Ачуландым, кычкырдым, әмма кая анда, мине бөтенләй ишетмәде. Әле дә ярый эшләр интимга барып җитмәде, көч-хәл белән котылдым. Машинасыннан тәгәрәп төшеп, өемә үрмәләп диярлек кайттым. Ә ул миңа: “Үкенәчәксең әле”, – дип кычкырып калды.
Бу хәлдән соң эшкә чыкмадым, ял сорадым. Ә аннары Ходай кушып, без башка шәһәргә күченеп киттек. Ирем белән 29 ел бик матур гына яшибез, кызыбыз белән улыбыз бар. Һәм менә ничә елдан соң без кабат үз шәһәребезгә әйләнеп кайттык. Беркөнне кибеткә кергәч, ирем теге хәшәрәтне очраткан. Ирем аны көчкә таныган – юынмаган, кырынмаган, картайган, әле дә өйләнмәгән, балалары да юк. Һәм ул иремә минем белән имештер йоклавын әйткән.
Иремнең ничек тавышланганын белсәгез. Әлбәттә, барысын да сөйләп биргәч, ул миңа ышанды. Шулай да күңелендә ниндидер моңсулык калды аның. Аңлыйм, миңа да рәхәт булмас иде. Ләкин намусым чиста, мин аңа хыянәт итмәдем. Теге иргә ни җитми инде? Нәрсәгә кеше тормышын бозарга теләгән ул?..”
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-05-29/ul-ird-n-k-ch-h-l-bel-n-kotyldym-4255815 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday