Җырчы Лилиана Ирназарова әтисенә нинди бүләк ясаган?

Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы, 4 бала әнисе Лилиана Ирназарова әтисенә кыйммәтле бүләк ясаган.

Видеода күренгәнчә, җырчының улы бабасына кунаклар алдында зур тартма чыгара. Аның эчендәге кечкенә тартмада – «текә» автомобиль ачкычлары.

Бәхетле бабай сүзсез кала. Аннары кунаклар җыелышып урамга чыга. Ә анда – өстенә кызыл бантик куелган ак өр-яңа машина «күзен» кыса. Кунакларның эмоцияләре һәм алкышлары белән җырчының әти-әнисе яңа машинага утырып кузгалып китә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/yrcy-liliana-irnazarova-atisena-kyimmatle-bulak-yasagan-5873236

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле