Төркиядә җир тетрәгән…

Төркиянең көньягында җир тетрәгән, бер хатын-кыз һәлак булган, тагын 69 кеше зыян күргән, дип хәбәр итте социаль челтәрдә илнең эчке эшләр министры Али Ерликая.

Җир асты тетрәүләрен 02.17 сәгатьтә Төркиянең Мармарис курортыннан ерак түгел теркәгәннәр. Министр сүзләренчә, тетрәүләр Мугла провинциясендә һәм башка провинцияләрдә сизелгән, җимерелүләр теркәлмәгән. 69 кеше зур биеклектән сикереп зыян күргән, аларның 46 сын хастаханәгә салганнар, дип өстәде министр.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/06/171885/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле