Красноярск краеның Канск шәһәрендә 3 баласын үтергән анага Мәскәүдә психиатрия экспертизасы билгеләгәннәр.
Бу хакта “RT” Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия Республикасындагы идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Хәсрәт ананы 4 июньдә Красноярскидан башкала СИЗОсына җибәргәннәр.
Сорау алуда ул 4 яшьлек кызын – буып, 7 айлык һәм 8 яшьлек ике улын – балта белән чабып үтерүен таныган. Дүртенче баласы – 7 яшьлек малай, фаҗига вакытында мәктәптә булуы сәбәпле, исән калган. Хәзер сабый әбисендә яши. Балаларның әтисе дә кулга алынган. Ир-ат төпчек улын җәберләүдә гаебен өлешчә таныган.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/06/172066/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday