Питрәч районындагы иң борынгы мәчет бинасын сүтәләр

-- Р Л

Питрәч районы Иске Йорт авылындагы иске мәчет бинасын сүтәләр. Экскаватор агач мәчетне чүмече белән җимерә, бүрәнәләрен сындырып, йөк автомобиленә төйи. Гасырлар буе торган агач бинадан тузан оча…

Бер ел элек,  2024 елның апрелендә Чыты авылы клубы мөдире, блогер Миңнур Шәмсетдинов  мәчетне күрсәткән иде. Аның әйтүенчә, бина 1884 елда төзелгән булган. Авылда яңа мәчет бар, янгын куркынычы тудыра, яшьләр җыела дигән сылтау белән аны сүтәргә теләгәннәр. Миңнур Шәмсетдинов бинаны саклап калырга кирәк дип сөйләгән иде. “Урыны бик кирәк булмаса, халык өчен кирәкле бина төзергә уйлаган булмасалар, сүтәргә кирәкми. Йозак куйсаң, монда балалар юк, шулай торсын иде. Бөтенләй ишелеп төшсә, ярар иде, нык бит ул”, – диде Миңнур. Блогер нигездәге сап-сары бүрәнәләрне күрсәтеп, бинаның нык булуын дәлилләде.

Мәчет бинасы бер ел элек. 2024 елның апреле

“Нигезе әйбәт, нык утыра. Кемгә тия ул? Карап, матурлап куйсаң, әйбәт булыр иде”, – дип сөйләде ул.

90 елларда монда мәктәп булган, аннары балаларны Чытыга күчергәннәр, почта да булган. Манарасын кискән булганнар, түбәсенең ул урыны томаланган булган. Утын белән җылытыла торган ике миче дә булган.

Авылның хәзрәте бер ел элек бинаны җимерергәме-юкмы дип халыктан сораган булган. “Искә алып сөйләрлек бина булып тора. Тәрәзә, ишекләре әйбәт. Мәчет булган бит ул”, – дигән иде Миңнур. “Киресенчә, авыл халкы җыештырса, кулланып булмаса, музей кебекме итеп булса да эшләп булыр иде”, – дип хыялланган иде ул. Блогер “44нең май аенда” дигән фильмны төшерүчеләргә дә бинаны тәкъдим иткән булган, әмма алар, заманча әйберләр күп, эшлисе күп дип, баш тарткан. “Сакларга кирәк, җимерүе хәзер”, – дигән иде блогер.

Чыты авылы җирлеге башлыгы Самат Фәйзрахманов (Иске Йорт шушы җирлеккә керә) TATAR-TODAYга бинаның ни өчен сүтелүен шәрехләде. Аның әйтүенчә, бинаны “мәчет” дип әйтү дөрес түгел.

“Күптән мәчет статусында түгел. Аннары мәктәп булды, аннары почта. Манарсын күптән сүткәннәр. Моны оригиналь дип тә әйтеп булмый, ул янган, аны яңадан торгызганнар. Мең тугыз йөз ничәнчедер еллардагы. Ул хәзер авария хәлендә, халык, дин әһелләре миңа, район башлыгына хат язып, сүтүне сорады. Балалар кереп уйный, без кадаклыйбыз, алар керә. Түшәмнәре ишелә башлаган, түбәсеннән су үтә. Халык соравы буенча мәчетне – мәчетне түгел инде, шушы бинаны сүтәргә булдык”, – диде авыл башлыгы.

Авыл башлыгы әйтүенчә, бинаның архитектура кыйммәте бармы-юкмы икәне тикшерелгән һәм юк дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

“Янгын куркынычсызлыгы да бар. Яшьләр клубка килә, алар тәмәке тарта. Күрше йорттагылар куркып яшәде”, – ди авыл башлыгы. “Борынгы биналарны тергезәләр бит, шулай мөмкинме?” – дигәч, авыл башлыгы: “Безнекенә чират җиткәнче, торырлык хәлдә түгел иде”, – дип җавап бирде. Чөнки бинаның кыйммәтен билгеләгәнче, программага кертү, тергезү буенча чиратка керткәнче кимендә 5-6 ел уза, ә бу бина инде ишелә башлаган булган. Күптән кулланылмый, әмма соңгы елларда түбәсен җилләр ачкач, тиз туза башлады, диде башлык. Самат Фәйзрахманов әйтүенчә, авылда сүтүгә каршы кешеләр булмаган.

Мәчет тирәсендә яшәүче кешеләр дә бинаны сүтү кирәк дигән фикердә. Алар барыннан да бигрәк янгын чыгар дип курка икән. “Нәрсәгә кирәк ул тик торган иске бина”, диделәр.

Мәчетне сүткәндә истәлекле әйберләрдән борынгы кара савыты табылган. Аны Миңнур Шәмсетдинов үз музеена алган.

“Малайлар сүтәргә менгәч, чүт түшәмнән егылып төшмәделәр”, – диде авыл башлыгы. Дөрестән дә, бина инде бер ел элек үк бинаның түшәме шактый куркыныч хәлдә иде.

Авыл башлыгы әйтүенчә, бинаны саклап калу мөмкинлеге 15 еллап элек булган. Бу бинаны сүтеп алып китеп, башка авылда мәдрәсә итеп файдалану өчен сораган булганнар. Ул чагында әле бина кулланырга яраклы булган. Әмма авылда яшәүче бер карт, бинаны бирүгә каршы чыккан булган. “Ул вакытта ул бабай каршы чыкмаган булса, бу мәдрәсә итеп төзеләчәк бина иде, әрәм булмый иде”, диде авыл башлыгы. Шуңа да кулланылмый торган бина авылда торып калган, тузган һәм менә аны бүген экскаваторлар белән ишеп, йөк машиналарына төяп чүплеккә түктеләр.

Авыл башлыгы мәчет булган урынга истәлек тактасы, яки башка истәлекле билге урнаштырылачагын әйтте. “Авыл картлары белән сөйләштек, монда борынгы мәчет булган дигән мәгълүмат мәңгеләштереләчәк”, диде ул.

Автор: Рәмис Латыйпов

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле