“Миңа эләкмәгән бәхет сезгә эләксен”, диде

Әлфия Афзалованың кызы моңсу хатирәләргә бирелгән.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган һәм алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап биргән. Бу хакта “Интертат” язган.

– Гастрольләр арасында әниегез сезгә бик тәмле итеп ризыклар да пешерә торган булган икән?

– Беләсезме, дөресен әйтик. Шартлар булмаганда да тәмле итеп пешерергә ярата иде. Гастрольләрдә безнең кечкенә плитә бар иде. Пәрәмәч камыры куя. Ресторан яисә ашханәгә барып, фарш сорый. Безнең барлык нәрсә бар – бер чемодан кирәк-яраклар. Иттарткыч кына булмады. Әни пәрәмәчләрне миңа гына түгел, барлык музыкантларга пешерә иде. Бер кечкенә табага 5 пәрәмәч сыя иде инде. Ул аларны зур итеп ясый иде.

Әни, ятим булгач, туганнарында яшәгән, җизнәсе бик саран булган. «Ашыйсым килә, бәләкәй генә бәрәңге алырга кулны сузганда җизни кулыма суга иде», – дип сөйләде.

Шуннан әни барлык әйберне зур итеп эшли башлый. Аның барлык камыр ризыклары зур иде. Ул аны кеше икенчесен алырга тарсынып утырмасын, бер белән тамагы туйсын, дип эшләгән. “Миңа эләкмәгән бәхет сезгә эләксен”, – дип әйтә иде.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-06-06/mi-a-el-km-g-n-b-het-sezg-el-ksen-di-4267340

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле