9 ел элек югалган кызны тапканнар

Бу вакыт эчендә ул башта дус кызында качып яткан, аннары бер ир-ат белән танышып, ике бала табып өлгергән.

Виктория Конецкая  балалар дәваханәсеннән 2016 елның декабрендә качкан. Ул планга ярашлы операция өчен госпитализацияләнгән булган. Югалуы алдыннан ул социаль челтәрләрдәге сәхиәфләрен җуйдырган, барлык киемнәрен һәм документларын дәваханәдә калдырган, нибар палатадашының курткасын гына алган. Виканың әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән, “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.

Тикшерү барышында 450 шаһиттан сорау алганнар, аларның кайберләре Вика янәсе аны туган көне белән котламаган туганнарына үпкәләгән, дип сөйләгән. Җинаять эшенең гомуми күләме 84 том тәшкил иткән, 15тән артык эзләү чарасы үткәрелгән: укучыны хәтта водолазлар да эзләгән.

Әмма яшь хатын эзенә очраклы рәвештә төшкәннәр: 2 июнь көнне аны Сестрорецк шәһәрендә видеокамералар теркәгән. Хокук саклаучылар Виктория яшәгән адресны ачыклаган һәм Криминалистика идарәсенә чакырганнар. Яшь хатын 9 ел элек дәваханәдән үз теләге белән китүен сөйләгән, ул операция ясарга кирәк дип басым ясаган әти-әниләренә үпкәләдем, дигән. Күпмедер вакыт ул Всеволожск шәһәрендә ахирәтендә яшәгән, өйдән чыкмаган диярлек, чөнки аны эзләүләрен белгән. Соңрак бер ир-ат белән танышкан, аның янына Сестрорецкига күченгән, өйдә генә  ике бала тапкан… Медикларга һәм дәүләт учреждениеләренә ул мөрәҗәгать итмәгән.

Яшь хатын сүзләренчә, аңа карата беркем дә бернинди хокукка каршы гамәлләр кылмаган, якыннары белән ул аралашырга теләми. Хәзер Викага – 24 яшь.

Ничек соң ул өйдә генә бала табып була? Димәк, аларның документлары да юк… Үзенең дә документлары юк… Бик сәер, хәтта ышанмаслык хәл сыман. Ә аның әти-әниләре бу вакыт эчендә ниләр кичерде икән? Ә  бит сау-сәламәт, гомеренә берни һәм беркем янамаган кешене эзләүгә дәүләт фәләнчә акча тоткан…  Миңа калса, бу бик ваемсыз һәм акылсыз кылык.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/kh-vef-kh-t-r/2025-06-06/peterburgta-9-el-elek-yugalgan-kyzny-tapkannar-4267579

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле