- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җәй башлану белән бакчада эшләр артты.
Помидорларда кара таплар барлыкка килү (русчасы – вершинная гниль) – үсемлек тукымасында кальций җитешмәү аркасында туган киң таралган проблема, бу хакта Дәүләт Думасы депутаты, Подмосковьеның дачниклар берлеге рәисе Никита Чаплин сөйләде.
Чаплин сөйләвенчә, помидорлар туфракта кальций җитешмәү сәбәпле каралырга мөмкин, шул ук вакытта туфрактагы дым тибрәнешләре һәм азот ашламалары артык күп булу сәбәпле аны үзләштерү кыенлашырга мөмкин. Корылыклы җәйләрдә үсемлекләргә эссе көннәрдә даими су сибеп торырга кирәк, ди белгеч.
“Помидорлар каралу белән көрәшкәнче, аны булдырмау, кисәтү җиңелрәк. Үсемлекләрне ашламаларга һәм дөрес итеп су сибәргә кирәк: эссе көннәрдә туфрак дымлы килеш торырга тиеш”, – дип киңәш бирә Чаплин.
Дачниклар берлеге рәисе помидорлар каралуга каршы көрәшү өчен кальций селитрасын кулланырга тәкъдим итте: томатлар формалашканда 10 литр суга 10 грамм нисбәтендә кальций селитрасы белән тукландырырга. Шулай ук ул яфракларга 10 көн аралыгында 2-3 тапкыр кальций селитрасы эремәсе (1%) сиптерергә киңәш итте.
“Әгәр сез помидорларда черү билгеләрен күрсәгез, хафаланмагыз. Зарарланган җимешләрне өзеп ташлагыз, үсемлекләрне кальций белән ашламалагыз, туфракны мүлчәләгез. Мүлчәләү туфракта дымны сакларга һәм температура тибрәнешен киметергә ярдәм итәчәк”, – дигән Чаплин.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/bakchachy-pochmagy/2025-06-02/pomidor-ochlary-karalsa-nishl-rg-4260652 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday