Күл ярында яңа туган сабыйның мәетен тапканнар

Сөлге һәм пакетта төрелгән яңа туган кызның гәүдәсен Красноярск краендагы күл янында тапканнар. Бу хакта Россия тикшерү комитетының төбәк буенча ГСУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

6 июньдә Березовский районының Зыково авылы районында үле сабыйны тапканнар. Бала туганда исән яки үле булганмы — әлегә билгеле түгел, үлемнең төгәл сәбәбен суд-медицина экспертизасыннан соң ачыкларга мөмкин булачак. Сабыйның әнисе шәхесе дә ачыкланмаган.

Әлеге факт буенча «Яңа туган баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре һәм бала анасының шәхесен билгеләүгә, шулай ук килеп чыккан хәлнең башка шартларын ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/06/172405/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле