Ике гаиләгә яшәү авырмы?

Сез язган хатларның берсе.

“Кеше сөйләсә, мин бу хәлгә ышанмас идем, бәлки. Әмма 25 ел кара-каршы утырып эшләгән, туганым кебек якын булган Галия сөйләгәч, ышанмаслык түгел.

Бер көнне төшке аш вакытында, сүз иярә сүз чыгып, берничә хатын белән яшәү хакында сөйләшә башладык. “Минем апаның улы ике хатын белән тора бит”, – ди Галия. Үзе ул бик төгәл, гаилә өчен үлеп тора торган кеше. Ире дә үзе кебек. Галиянең якыннары да шундыйдыр дип уйлый идем. Баксаң, алай түгел икән.

“Апа безнең бәхетсезнең дә бәхетсезе булды, – дип сөйли башлады ул. – Яратып кияүгә чыккан ире авариядә үлде. Апа 2 яшьлек улы белән калды. 90нчы еллар, эш юк, акча җитми. Апа Мәскәүдән әйберләр ташып сата башлады. Бала әле бездә, әле әниләрдә, әле апа белән Мәскәүдә… Ул бала атасыз булса да, минем малайларның төшенә дә кермәгән киемнәр киде, гел тәмле ашады.

Апа тагын ике тапкыр кияүгә чыгып карады, берсе белән дә тормышы барып чыкмады. Бөтен барлыгын улына бирде, артык иркәләле ул Ирекне. Малай үсте. Апа кебек сату итә башлады. Йорт алдылар, анда яшисе килмәде. Сатып, фатирга алмаштырдылар. Бер урыс кызы белән яши башлады, язылыштылар. Җиде ел торсалар да, балалары булмады.

Бик ярата иде ул кыз Ирекне. Безнең балабыз булмас, ахры, сиңа бала таба алырлык хатын кирәк, дип, үзе киткән. Ирек аерылышканнан соң озак йөрмәде, бер елдан татар кызына өйләнде. Татар дип, исеме генә татар инде. Шәһәрдә үскән, идән дә юа белми торган тагын бер иркә. Аның каравы, ике яшь аерма белән кыз һәм малай тапты. Инде улларына да 3 яшь тула.

Ә Ирек беренче хатынын оныта алмый икән. Тегесе дә каршы булмаган, күрәсең. Күрешкәләп торган болар. Нәтиҗәдә, беренче хатыны да кыз алып кайтты. Ирек хәзер ике гаилә туендыра. Бу хатын да беренчесе хакында белә. Йөрәге ничек түзәдер. Мин ул ирне әллә кайчан куып чыгарган булыр идем”, – дип сөйләде Галия апасының улы хакында.

Ярый ла бу хатыннар бер-берсен белә. Ә белми яшәгәннәре дә буа буарлык…”

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-06-09/ike-gail-g-yash-avyrmy-4270177

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле