- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
9 июнь кич белән Башкортстанның Балтач районы Иске Балтач авылында янгында 3, 9 һәм 15 яшьлек өч бала һәлак булган. Бу турыда Башинформ хәбәр итә.
Аларның мәетләрен бер катлы агач йорт хәрабәләрен актарганда тапканнар.
Ачыкланганча, 15 яшьлек үсмер өйнең алгы бүлмәсендә, 9 яшьлек малай ванна бүлмәсендә, 3 яшьлек кече малайның мәете йокы бүлмәсендә табыла.
Тикшерү эшләре бара.
«Башинформ» белешмәсе буенча, гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә, янгын чыккан чакта 11 яшьлек тагын бер бала һәм әниләре өйдә булмаган.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/baltac-raionynda-yangynda-3-9-ham-15-yaslek-oc-bala-halak-bulgan-5873492
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

–
–