- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
2026 елда Федераль Сабан туен Омскида, ә Бөтенроссия авыл Сабан туен Пенза өлкәсендә бәйрәм итәчәкләр. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Омск өлкәсен Федераль Сабан туен уздыру урыны итеп очраклы гына сайламаганнар. «Омск өлкәсендәге иң борынгы татар авылларының берсе – Әшеван, ул киләсе елда 800 еллыгын бәйрәм итәчәк. Федераль Сабан туе шул исәптән бу датага багышлана», — дигән ул. Шәйхразыев 2027 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсенең Пономаревка авылында үткәреләчәк, дип тә әйткән.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/172916/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday