- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Россиядә автокредит базары түбәнгә тәгәрәвен дәвам итә. Рәсми мәгълүматларга караганда, быел май аенда бирелгән кредитлар саны узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 43 процентка кимеп, 74,79 мең (барлыгы 97,28 миллиард сумлык) тәшкил иткән. Татарстанда да – шундый ук хәл, дип яза “ТАСС”. Республика узган айда иң күп автокредит бирелгән төбәкләр арасына кереп, бишенче урынга чыккан. Бездә җәмгысе 4,55 миллиард сумлык 3,70 мең автокредит биргәннәр. Май аенда тулаем Россиядә автокредит күләме 11 процентка кимеп, уртача 1,3 миллион сумга калган. Шулай ук кредитлауның уртача срогы да 2 айга азайган ( 64 ай). Яңа машиналарга кредитны барыннан да ешрак алалар. Узган айда бирелгән автокредитларның 70 проценты шуларга туры килә. Яңа машинага – уртача 1,36 миллион сумлык, тотылганына – 1,29 миллион сумлык кредит бирелгән.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/172774/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday