- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Россиядә 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәрге эш атнасы алты көнгә сузылачак. Мәскәүнең Профсоюзлар федерациясе белгече Валентина Захаренкова “Прайм” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән. Эш атнасын озайту зарурилыгы ял көне күчерелүгә бәйле: Хөкүмәт карары нигезендә, шимбә – 1 ноябрь ялы дүшәмбе – 3 ноябрьгә күчерелә. Ләкин алты көнлек эш атнасы өчен хезмәт хакы артмый, чөнки 1 ноябрь өчен киләсе атна башында – 3 ноябрьдә өстәмә ял бирелә. Алты эш көненнән соң, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, озын яллар (2-4 ноябрьдә) көтелә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/172714/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–