Блогер Рөстәм Нәбиев: “Бик нык әзерләнәм!”

-- Лейла

2015 елда Омск шәһәрендә казарма җимерелү аркасында ике аягыннан да мәхрүм калган, хәзер исә ике миллион язылучысы булган танылган блогер Рөстәм Нәбиев социаль челтәрләрдә модель юлын сайларга теләвен белдергән.

— Мин сезгә модель юнәлеше буенча китәргә теләвем турында әйткән идемме? Хәзер нәкъ менә шуның буенча бик нык әзерләнәм. Һәм мин киләчәктә дөнья брендларын күрсәтәчәгемне беләм. Каян беләмме? Моңа ышанам – бары шул гына, – дип сөйләп үткән блогер һәм тренажер залында төшерелгән фотосурәтләре белән уртаклашкан.

Нәбиев һәр көн саен күнегүләргә йөри, дөрес туклана һәм үзен әйбәт формада тотарга тырыша. Блогер еш кына гәүдәсенең ныклыгын күрсәткән фотосурәтләр урнаштыра.

Әйтергә кирәк, Рөстәм Нәбиев башкаларга мөмкин түгел кебек тоелганны тәүге генә эшләве түгел инде. Ул – кулларына таянып, планетаның иң биек алты ноктасын буйсындырган егет. Рөстәм бүген Гиннесс рекордлар китабы рекордчысы һәм Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып тора. Хатыны Индира белән ике кыз һәм бер ул үстерә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173192/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле