Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезоны алдыннан кызыклы белдерү белән чыкты. Ул клип төшерү өчен үзенең «игезәген» эзли.
«Клип төшерер өчен «двойник»ларымны эзлим. Мин беләм, сез бар! Кара чәчәләрегезне туздырып, иренегезне кызылга буяп, фото яки видеоларыгызны куйсагыз, мине билгеләсәгез, бик яхшы булыр иде. Кайдан икәнегезне, исем-фамилиягезне дә языгыз, яме. Охшаган дип тапканнарын күрсәтеп барырмын. Әйдәгез, җәй көне бер «прикольный» әйбер эшләп алыйк», – дигән үзенә охшаган хатын-кызны эзләүче җырчы.
Комментарийда Илсөягә ошхаш дип санаган хатын-кызларның аккаунтларын да билгеләгән язылучылар. Шулай ук аңа җырчы Зинира һәм Мөнир Рахмаевның хатыны охшаган дип язучылар да булган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173189/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–