Танылган театр артистын елан чаккан: “Шундук кул шеште!”

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдиновны берничә көн элек елан чаккан.

Бу юлларны язганда артист Әлмәт үзәк хастаханәсендә дәвалана иде.

– Мин җиләккә йөри торган кеше түгел. Еланнардан да куркам. Бу юлы никтер ул хакта уйлап та кармадым. Чаллыга кайтып барганда юл читендә машиналар туктаган. Нәрсә җыялар икән дип, кызык өчен генә туктаган идем, каен җиләге икән. Берничәне алып кабыйм дип кулымны сузуым булды – сизми дә калдым, нидер тешләп алды. Елан икәнен аннары гына аңыштым. Шундук бармак шешеп чыкты, аннары кул шешә башлады. Хастаханәгә киттем, – ди артист.

Анда исә аны тагын да гаҗәпләнерлек хәлләр көткән. Динар Чаллыдагы «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Анда аны кабул итмәгәннәр, травматология бүлегенә җибәргәннәр. Монда да кире борганнар: кире «Ашыгыч ярдәм»нең кабул итү бүлегенә барырга кушканнар. Аптырагач, 112 номеры буенча шалтыраткан ул. Алары Динарның мөрәҗәгатен шул ук «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә җибәргән. Тегеләре аңа шалтыратып: «Безнең бүген чакырулар күп, травматология бүлегенә барыгыз», – дигәннәр. Юкса әле берничә минут элек кенә шул бүлектән кире борып чыгарганнар үзен.

Беренче ярдәм ала алмыйча аптырап йөри торгач, Динар Әлмәткә кайтып киткән. Күптән көтелгән беренче ярдәмне дә нәкъ менә биредә күрсәткәннәр аңа.

– Чаллыдан әллә ничә табиб шалтыратты инде миңа. Хәзер мине ник кире боруларын ачыкларга тырышалар. Эт – эткә, эт – койрыкка, кыскасы, – ди Динар Хөснетдинов.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173084/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле