Татарстанның халык артисты, популяр җырчы Рәсим Низамов хәзерге вакытта һәвәскәрләр белән профессиональ артистлар арасындагы чикләрнең юылганлыгын белдергән.
Бу хакта ул ТНВда “Сөйләшергә вакыт” тапшыруында сөйләп үткән, дип яза “KazanFirst”.
– Җырларга теләүчеләргә җыр һәрвакыт табыла. Җырлары күп, җырчылары да – бихисап. Кайберләрен җырчы дип тә атап булмыйдыр. Җыр белән шөгыльләнүчеләре генә дә бар. Җырга тартылучылары, дип әйтсәк дөресрәк булыр. Элегрәк “һәвәскәр” һәм “профессиональ артист” дигән төшенчәләр бар иде. Хәзер – юк. Хәтта һәвәскәр дә камиллеккә, белемгә омтылырга, вокал дәресләренә йөрергә тиеш. Һәр тармакта профессиональ булу кирәк: табиб та профессиональ белгеч түгел икән, табиб була алмый. Башка тармакларда да, җыр сәнгатендә дә шулай. Табиб белән барысы да аңлаешлы: профессионал түгел икән, зыяны шундук күренә. Безнең өлкәдә исә зыяны шундук күренми. Зәвык бозыла. Шуңа күрә сәхнәгә күтәрелергә карар иткән кеше камиллеккә омтылырга тиеш, – дип билгеләп үткән Рәсим Низамов.
Моңа кадәр Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, татар эстрадасының күренекле вәкиле Айдар Фәйзразхманов та шушы проблемага тукталып үткән иде. Аның фикеренчә, исем биргәндә, артистның белемен карарга кирәк. “Татарстанның халык артисты” исеме бары тик артист һөнәрен алучыларга гына бирелергә тиеш, дигән фикердә Фәйзрахманов.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173289/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday