Русиянең халык артисткасы Валентина Талызина вафат булган.

“Ирония судьбы, или С легким паром!”, “Афоня”, “Зигзаг удачи”, “Старики-разбойники” һ.б. фильмнар буенча беләбез без аны.
2025 елның 22 гыйнварында Валентина Талызинага 90 яшь тулды. Юбилеен ул үзе эшләгән Моссовет исемендәге театр сәхнәсендә билгеләп үтте.
Актрисаның фильмографиясендә – кинода 100дән артык һәм телесериалларда 20дән артык роль. Аны телевидениедә иң яхшы хатын-кыз роле өчен ике тапкыр «Алтын бөркет» белән бүләкләделәр.
Үлеменең сәбәбе – онкология. Аның хәле мартта начарланган. Ашказаны асты бизе рагы дип язалар.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-06-21/halyk-artistkasy-vafat-4285671
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–