Нефтекама шәһәрендә 4 яшьлек кыз бала ялгыш кына электр иттарткычына кулын тыккан. Аның сөякләре, сеңерләре, кан тамырлары һәм нервлары вакланган.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сүзләренчә, бала кулының хәрәкәтчәнлеген саклап калу өчен табиблар күп сәгатьлек операция ясаган. Табиблар Ратмир Гәрәев һәм Булат Мортазин өч бармакның активлыгын саклап кала алган.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-06-21/ittartkychka-kulyn-tykkan-4285510
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–