Хәмер Исламбай Сабировның үзәгенә үткән.
Данир Сабиров әнисе белән әтисен табибларга йөртергә булган «Әти белән әнине «ремонтлап» аласы иде», – дип сөйли ул.
Әтисе Исламбай абый бу юлы 6 килограммга ябыгып килгән. Баксаң, ул камыр ризыкларыннан һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарткан.
«Үз-үзеңне күрә алмау инде бу. Сиңа рәхмәт, теге вакытта җырлап утырганны төшереп, миңа күрсәткән өчен. Нотаны эләктереп алмакчы булам, күпме генә тырышсам да, эләктерә алмый. Флүзә мунчадан соң матур булып утыра, эчмәгән, ә мин нәрсә?! Эчсәң, дуңгызган әйләнәсең, эчмәгез, иптәшләр» – дип сөйләп бара ул улының машинасында.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-06-23/echs-du-gyzga-yl-n-se-4286777 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–