Ринат Рахматуллинның нинди операция ясатасы килә?

Ринат Рахматуллин «Күңел» радиосында кунакта булган. Ул алып баручы Лилия Гатинаның сорауларына җавап биргән.

 Ринат абый, берәр җирегезгә пластик операция ясату турында уйлаганыгыз бармы?

– Әлбәттә, бар! Заман шуны таләп итә. Минем хатын яшь, аның янында мин дә яшь булырга тиеш. Мин икенче иякне алдырыр идем.

 Ә менә тормыш иптәшегез Динараның берәр җирен үзгәртер идегезме?

– Юк, аның бар әйбере урынында. Булмаса, мин аңа шунда ук әйтәм. Ул аны ясата, эшләтә. Шуңа күрә мин аннан канәгать.

 Күрәзәчеләргә ышанасызмы?

– Күрәзәчеләргә ышанам, барысына да түгел. Шарлатаннар да бар. Аллаһтан бирелгән сәләтлеләре дә бар, аларга ышанам.

 Зур акча юаглтканыгыз булдымы?

– Булды.

 Татар эстрадасында дуслык бармы?

– Дуслык бар ул, чын дуслык дип әйтә алмыйм.

 Үзегез турында комментарийлар укып, кәефегезне төшереп елаганыгыз булдымы?

– Юк. Укыйм да, кайберләреннән көләм, кайберләрен укып, анализ ясыйм. Язалар икән, димәк, мин кемгәдер кирәк, кызык.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/rinat-raxmatullinnyn-plastik-operaciya-yasatasy-kila-minem-xatyn-yas-5873766

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле